Гражданнарның җыеннары проблемаларны хәл кылуга ярдәм итә

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Гражданнар җыеннарында, хисап җыелышларында барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләр алдында торган беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычлар карала. Әйтергә кирәк, халык актив гражданлык позициясендә торуын күрсәтеп, теге яки бу мәсьәләләр буенча фикер алышуларда бик теләп катнаша.

Гражданнар җыеннары бер үк вакытта авыл җирлекләре һәм шәһәр округларында үткәрелеп килә. Бу чараларда җирлекләр, торак ширкәтләре җитәкчеләре, участок полиция хезмәткәрләре һ.б. халык алдында хисап тота.

30 гыйнвар көнне Лениногорскиның 5нче мәктәбендә шәһәрдә яшәүчеләрнең чираттагы җыены узды. Җыенда Лениногорск шәһәре мэры Р.Г.Хөсәенов шәһәр һәм районның 2016 елдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре  һәм 2017 елга планнары турында сөйләде.

Җыенда шәһәр халкына да сүз бирелде. Алар үзләрен борчыган сорауларын бирде, шулай ук тормышны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча да байтак кына сораулар ирештерелде.

Очрашу ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгать иткән гражданнарның сорауларына җавап бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.

Хәзер, шул исәптән интернет аша да, язмача рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр ишәйде. Әмма бу шәхсән аралашуны берничек тә алыштыра алмый. Күзгә-күз карашып аралашканда еш кына мәсьәләләрнең күпчелеге берникадәр аңлатудан соң көн кадагыннан төшеп кала, проблемаларның бер өлешенә бик тиз генә арада чишелешләр табыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International