2017 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән Зеленодол шәһәрендә яшәүче бер ханымның 22.00 сәгатьтән соң, өстәвенә әле алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш кенә, хәмер сатулары (түбәндәге адрес буенча: Зеленодол ш., Төзүчеләр пр., 9 й.) турында язмача мөрәҗәгате алынды.
Мөрәҗәгатьтә РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлешендә, РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуның урын алуына күрсәткән байтак кына мәгълүматлар булу сәбәпле, вәкаләтле вазыйфаи зат тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарылып, административ тикшерү билгеләнде.
2017 елның 23 гыйнварында Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү кысаларында үткәрелгән контрольлек чаралары барышында хосусый эшмәкәр Р.С.Чурилованың «Золотая бочка» агызып сатыла торган эчемлекләр кибетендә 22 сәгать 20 минутта алкогольле продукция – 4,5%лы «Мальц Вайзен» («Malz Weizen») сырасының бер литрын 85 сумнан сатып җибәрү факты билгеләнде.
Шул рәвешле мөрәҗәгать иткән ханымның хәбәре өлешчә расланды.
Төнге сәгатьләрдә алкогольле продукция (сыра) саткан өчен эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде.