Машина тәрәзе юу сыекчасын ничек сайларга?

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кышын машина тәрәзе юу өчен билгеләнгән сыекчаларның күпчелеге юу средстволары, ягъни ПАВ, хуш ис кертүче матдәләр, буяулар өстәлгән сулы спирт эремәләреннән тора.

Бүген мондый сыекчаларны җитештерүдә изоприл спирты,  пропиленгликольләр, этиленгликольләр кулланыла.

Машина тәрәзләрен юу сыекчаларын җитештерүдә изоприл спиртын куллану рөхсәт ителә. Бу спиртның борынга бәрелеп торган ацетонныкына охшаш начар исе бар. Аны хәтта бик көчле хуш исләр белән дә бетерүе кыен. Әмма спирт кеше өчен агулы түгел.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: спирт нигезендәге мондый сыекчаны, азык-төлек булмаган спирттан торуы сәбәпле,  эчәргә ярамый.

“Идән асты» җитештерүчеләре исә тәрәз чистарткыч сыекчаны метил спирты кушып ясый. Бу спирт этил (азык-төлек) спиртыннан әлләни аерылып тормаган йомшак кына искә ия, очсыз, пыяланы да әйбәт чистарта. Әмма метил спирты (метанол) – нерв һәм кан тамырлары системасына, күз нервларына, күзнең мөгез катламына зур зыян салу ихтималы булган көчле агу ул.

Метил спирты тән тиресенә тигәндә, йотып җибәргәндә хәтта үлем белән янардай дәрәҗәдә бик көчле агулану китереп чыгарырга, югарыгы сулыш юлларының, күзләрнең лайласыман тышчасын ялкынсындырырга мөмкин. Метанолның кабаттан озак кына йогынтысы баш әйләнү, йөрәк һәм бавыр тирәсендә авыртуларга, неврастения, вегетатив кан тамырлары дистониясе, күзләрнең начар күрә башлавы, ашказаны-эчәкләр, югарыгы сулыш юллары, дерматит кебек чирләргә китерә.

Метанолны 30 грамм күләмендә эчеп җибәргән тәкъдирдә кеше җан тәслим кыла. Шушы матдәнең  5-10 граммы гына да сукыраю белән яный торган көчле агулануга китерә.

Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының  11.07.2007 ел, № 47 карары нигезендә, метил спиртын автотранспортны карап тоту өчен средстволар җитештерүдә куллану, шулай ук составында метанол булган мондый средстволарны халыкка сату тыела.

Автомобиль тәрәзләрен юу өчен билгеләнгән сыекчаны фәкать тиешле сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга кирәк. Сыекчаны сатып алганчы, савытындагы этикеткасында күрсәтелгән мәгълүматларга игътибар итү шарт. Этикеткада, адресын күрсәтеп, җитештерүчесе, продукция атамасы, билгеләнеше, составы, продукция җитештерүдә нигез итеп алынган техник шартларга туры килүе, яраклылык сроклары, саклану чаралары күрсәтелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International