Гражданнарның товар сайлап алуга хокукы

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кулланучының товар сайлап алуга хокукы кулланучылар хокукларын яклауның төп принципларыннан берсе булып тора. Россия гражданнарына әлеге хокук “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе законы нигезендә гарантияләнә. Закон чыгаручылар, гражданнарны товар сайлап алу мөмкинлеге белән тәэмин итү максатыннан, җитештерүчеләргә һәм сатучыларга товар, сатучы, җитештерүче турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны кулланучыга үзвакытында тапшыру бурычын йөкләгән.

Кулланучы, үз ихтыяҗлары һәм мөмкинлекләреннән чыгып, товар сайлап алуга хокуклы. Сатучының кулланучыга кирәксез товарларны көчләп тагуга хокукы юк. Закон сатучыга бер товарны икенчесен мәҗбүри төстә сатып алу шарты белән сатуны, шулай ук кулланучы ризалыгыннан башка түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтүне тыя.  Товар сайлап алуда мондый чикләүләр кулланучыга зыян китергән очракта, бу зыян сатучы тарафыннан тулы күләмендә каплана.

Кулланучыга товарлар сатканда мөстәкыйль рәвештә яки сатучы ярдәмендә кирәкле товарлар белән танышу мөмкинлеге бирелә. Кулланучы тәкъдим ителә торган товарны карауга, үзенең күз алдында товарның үзенчәлекләрен тикшереп карауны, ничек эшләвен күрсәтүне таләп итүгә (товарның характерына бәйле рәвештә моны хәл кылу мөмкин булса һәм ваклап сатуда кабул ителгән кагыйдәләргә каршы килмәсә) хокуклы. 

Сатып алынган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны (формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыккан) алыштыру хокукы да кулланучының товарны ирекле сайлап алуга хокукына бәйле.

Товарны дистанция ысулы белән сатып алганда (ягъни кулланучы товар яки аның үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлегенә ия булмыйча, аңа каталог, фотосурәтләре буенча, интернеттагы сайт аша заказ биргәндә), кулланучы, товар үзенә тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, товар тапшырылганнан соң – 7 көн эчендә товардан баш тартуга хокуклы.

Өстәвенә, товарны китереп биргәндә сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача мәгълүмат тапшырылмаганда, кулланучы товар үзенә тапшырылганнан соң 3 ай эчендә товардан баш тарта ала.

Товарлар сайлап алуда кулланучының төп хокуклары: товарның сәламәтлек өчен зыянсыз булуына хокукы; сыйфатлы булуына хокукы; мәгълүмат алуга хокукы; зыянны каплауга хокукы; суд яклавына хокукы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге намусын җуйган сатучылар һәм импортерларга кагылышлы барлык хәлләрнең очына чыгарга ярдәм итә. Карап тикшерү процессында бу хәлләрнең барысына да ачыклык кертелеп, проблема гадел чишелешен табачак. Чөнки закон кулланучы ягында бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International