Суд приставлары белән уртак рейд

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

2017 елның 31 гыйнварында суд приставлары Татарстан Республикасы Әлмәт территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, башкару производствосының нәтиҗәсен яхшырту максатында, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозган өчен штрафларны үз вакытында ихтыярый тәртиптә түләмәгән хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә нокталарына уртак рейд оештырды.

Үткәрелгән рейд нәтиҗәсендә:

- хосусый эшмәкәр Н.В Манаковадан 15000 сумнан артыграк күләмдә бурычы түләтелде;

- суд приставлары хосусый эшмәкәр М.А.Мәхмүтовның «Мастер» кибетендә, штраф түләү бәрабәренә, кассасыннан шактый ук зур күләмдә акчасын алды;

- хосусый эшмәкәр Л.Г.Довичевның «Соседушка» кибетендә мөлкәтенә  -  20000 сумлык суыткычка арест салынды.

Рейд үткәрү барышында бурычын вакытында түләмәгән һәр эшмәкәр белән штрафларны үзвакытында түләү зарурилыгы турында аңлату рәвешендә әңгәмә үткәрелде. Бурычлыларның кайберләре эш урынында юк иде, беришләрен өйләрендә дә тотып булмады. Димәк, бу адреслар буенча тагын бер кат йөреп чыгарга туры киләчәк.

Мондый уртак рейдлар үткәрү штрафлар түләтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән бик тә үтемле чара булып тора. Ник дигәндә, суд приставлары шактый ук зур вәкаләтләргә, шул исәптән мөлкәткә арест салу, транспорт чараларына техник карау узуны тыю,​ бурычлының Россия Федерациясеннән чыгуына һәм Россия Федерациясенә керүенә вакытлыча чикләүләр билгеләү вәкаләтләренә ия бит.

 Уртак рейдлар даими рәвештә уздырыла. Алга таба алар, массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен, журналистлар катнашында уздырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәҗбүриләп түләтүнең барлык чараларын куллануның, шул исәптән штраф түләүнең билгеләнгән срогын бозган өчен административ җаваплылыкка тартуның котылгысызлыгы турында искә төшерә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  32.2 статьясы нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган зат штрафны административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.

Шул ук вакытта бер җәза чарасын үтәү бурычының санга сугылмавы катгыйрак җәза чарасына: тәгаенләп әйткәндә, түләнелмәгән административ штрафтан ике тапкырга зуррак күләмдә, әмма бер меңнән дә ким булмаган күләмдә административ штрафка, яки унбиш тәүлеккә кадәрге срокка административ арестка яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару зарурилыгына китерә. РФ КоАП   20.25 статьясындагы 1 өлешендә нәкъ менә шундый җәза төрләре күздә тотылган.

Бурычны мәҗбүри түләтү өстәмә түләүгә дә китерә әле: “Башкару производствосы турында” Федераль законда башкару документын мәҗбүри үтәтү өчен түләтелә торган башкару җыемы күздә тотылган.

 Шуны да билгеләп үтик: бурычлыларның һәммәсенә иртәме-соңмы бурычын түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта башкару җыемын – җыелган бурычның  7%ын да түләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International