Керемле көмешкә бизнесы

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бик күпләрдән, аеруча хатын-кызлардан якыннары һәм туганнарының язмышын сындырган көмешкә бизнесыннан зар-интизар килүләрне ишетергә була. Әйе, көмешкәгә, элеккечә үк, ихтыяҗ зур (әлбәттә инде, халыкның билгеле бер категориясе арасында). Шуңа күрә көмешкә сатучылардан халык өзелми. Әлеге легаль булмаган бизнес аеруча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, кибетләрнең күпчелеге ябык булган бер мәлдә, әйбәт кенә керем китерә.

Көмешкәчеләр ярты литр спиртлы сыекчасы өчен 100дән 250 сумга кадәр сорый. Шул ук вакытта сату максатында этил спиртыннан торган продукцияне өйдә ясаган өчен җәза чарасы әлләни кырыс түгел: нибары өчтән биш мең сумга кадәр административ штраф күздә тотылган.

Ә бит көмешкә сату фактын ачыклау һәм аны теркәү – шактый ук авыр эш. Сатучылар тикшерүчеләргә эләкмәс өчен нинди генә хәйләләр уйлап тапмый: продукцияне, җепкә тагып, икенче каттан төшерә, шартлы билгеләр белән  шакыгач яки шалтыраткач кына ишекне ача.

Шуңа да карамастан, быелның гыйнвар аенда гына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре  Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә көмешкә сатуның 13 фактын ачыклады. Нәтиҗәдә 9 литрдан артыграк күләмдә суррогат законсыз әйләнештән алынды. Хәсрәт сатучыларга карата ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International