Кибеткә баргач, теге яки бу товарны сайлап алганчы, иң элек сатучыга мөрәҗәгать итәбез. Шуңа күрә сатучы сатып алучыга ярдәм итәргә әзер булырга һәм сәүдә өлкәсендәге законнарны, кулланучы хокукларын, сатучы бурычларын һ.б. белеп торырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, куллану базарында хокук бозу очракларын киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ихтыярый тәртиптә хәл кылу максатыннан чыгып, Арча районы Яңа Кишет авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р.Камалов кибетендә күчмә семинар-уку үткәрде.
Семинар-уку барышында азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре аңлатылды, әлеге өлкәдә гражданнардан еш алына торган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр каралды, аларны карап тикшерү тәртибе аңлатылды.
Шулай ук сатудагы азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен дөрес итеп эшләү һәм урнаштыру, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында, социаль әһәмиятле товарлар төркеменә тәкъдим ителә торган өстәмә сату хаклары турында сөйләп үтелде.
Семинар ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмә материаллар һәм «Вестник потребителя» газетсы таратылды.
Семинарлар дәвам итә.