2017 елның 31 мартыннан “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, шәһәр җирлекләрендә хәмер продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар мондый максат өчен һәр аерым подразделениесенең урнашу урыны буенча гомуми мәйданы кимендә 50 кв. метр булган сәүдә объектларына, шулай ук авыл җирлекләрендә хәмер продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар мондый максат өчен һәр аерым подразделениесенең урнашу урыны буенча гомуми мәйданы кимендә 25 кв. метр булган сәүдә объектларына ия булырга тиеш.
Шулай итеп, 2017 елның 31 мартыннан соң югарыда күрсәтеп үтелгән таләпләргә туры килми торган сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.
Гомуми мәйданы югарыда телгә алып үтелгән нормаларга туры килми торган сәүдә объектларына гамәлдәге лицензияләргә ия булучы оешмаларга агымдагы елның 15 мартына кадәр лицензияләүче органга мондый сәүдә объектларында эшчәнлекләрен туктату турында гариза язып тапшырырга кирәк.