Спортчылар да – кулланучылар

2017 елның 3 феврале, җомга

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлату йөзеннән даими рәвештә кулланучылар өчен чаралар үткәреп килә.

Чираттагы очрашу «Арча-Арена» боз  сараенда җирле хоккейчылар өчен оештырылды.

Яшь спортчыларга җиңел генә телдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Очрашуда сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга бәйле хәлләрдә калганда, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр һәм сыйфатсыз башкарылган эшләргә юлыкканда кулланучылар хокуклары һәм дәгъвалар кую тәртибе игътибар үзәгенә алынды. Формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарны башкасына алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре  яктыртылды.

Белгечебез үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте. 

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә, эшләр башкарылганда ачыкланган кимчелекләргә бәйле мәсьәләләр килеп чыкканда Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Биредә хезмәткәрләребезнең әлеге мәсьәләләрне хәл кылуга һәрвакыт әзер торулары искәртелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өләксендә мәгъдүматлар урын алган белешмәлекләр өләшенде.

Чара ахырында, гадәттәгечә, җирле хоккей командасы уенчылары белән истәлеккә фотога төшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International