Бу акыллы әфәнде “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 30дан артыграк мөрәҗәгать җибәргән.
Казанда яшәүче әлеге ир-ат шикаятьләр өчен матди яктан бүләкләнүчеләр арасында рекордчыга әйләнгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республиканың хәмер базарында закон бозулар турында мәгълүматлар тапшырган гражданнарны матди яктан бүләкләү турында карар кабул ителгәнлеген, бу максатка 1 миллион сум акча бүлеп бирелгәнлеген искә төшерик.
- 2016 елда 28 муниципаль берәмлектән 625 мөрәҗәгать керде, - дип искәртте Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко. Чагыштыру өчен: 2015 елда нибары 108 мөрәҗәгать кенә алынган иде.
Коллегиядә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тормышта актив позициядә торулары өчен һәм җәмгыятьтәге хәлләргә битараф булмаулары өчен Татарстанда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.
- Җәмгыять өчен файдалы, изге эш кылу гына түгел, аның өчен акча да алу мөмкинлеге барлыкка килде бит, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы.
2016 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең тәүлек әйләнәсендә эшли торган “Кайнар линия” телефонына барлыгы 376 мөрәҗәгать кергән. Татарстанда яшәүчеләр шул рәвешле төнге сәгатьләрдә хәмер сату, лицензиягә ия булмаган килеш хәмер продукциясе белән сәүдә итү, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру һәм башка шундый закон бозу очраклары турында хәбәр иткән. Шикаятьләрнең 25 проценты расланган.
Татарстанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” телефоны ( 8(843) 278-92-79) эшләп килә. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының “Халык контроле” сайтында да мондый хәбәрләр җибәрү өчен аерым кушымта булдырылган.
Мөрәҗәгать итүчегә, хәбәре расланып, 100литр һәм аннан күбрәк күләмдә фальсификат әйләнештән алынган һәм җинаять эше ачылган очракта - 3 мең сум, 10нан 100 литрга кадәр суррогат әйләнештән алынганда - 2 мең сум, 10 литр һәм аннан кимрәк хәмер алынганда яки факт расланып та, хәмер алынмыйча калганда (мәсәлән, төнге сәгатьләрдә хәмер сату) – 1 мең сум акча бирелә.