Россиядә ил гражданнарын метил спирты белән агуланудан саклап калу ысулын уйлап тапканнар. Укшыту китереп чыгара торган денатурат өстәү юлы белән метил спиртының авызга алгысыз дәрәҗәдә тәмсез итеп ясалачагы турында хәбәр ителә. Лениногорскида яшәүчеләр өчен дә мондый чара үтемле булып чыгар, бәлки? Экспертлар “техник” спирт турында нинди фикердә?
- Метил спирты – бик агулы. Организмга килеп эләккәч, агулы ике матдәгә: формальдегид һәм кырмыска кислотасына бүленә. Бу матдәләр күз нервларына һәм баш миенә йогынты ясый. Шул рәвешле метил спиртын эчкән кеше сукырая, аңын югалта, эчке органнары эшчәнлегендә җитди өзеклекләр барлыкка килә. Агулануга каршы дәвалауга тиз генә керешелмәгән очракта кеше санаулы вакыт эчендә җан тәслим кылырга мөмкин, - дип безгә матдәнең йогынтысын тасвирлады Казанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, 2016 елда төбәгебездә метил спиртыннан агулануның 724 очрагы теркәлгән. Шуның 240ы үлем-китем белән тәмамланган.