«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законга – 25

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

7 февраль көнне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законга 25 “яшь” тулды.

Әлеге Закон кулланучылар белән эшмәкәрләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен кирәк. Ул кулланучыларның сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга, аларның тормыш һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуына, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) һәм  җитештерүчеләре (эш башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүмат алуга хокукын билгели.

- 1993 елның ноябрендә Зеленодол районында кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе, ә өч елдан соң  - кулланучылар хокукларын яклау буенча район һәм шәһәр комитеты оештырылды, - дип сөйләп үтте безгә оешманың булдырылу тарихын республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова. - Хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау вазыйфасы нәкъ менә безгә йөкләнгән.

Кулланучылар хокукларын яклау турында закон 25 ел эчендә, нигезе шул ук килеш калса да, байтак кына үзгәрешләр кичергән. Законга барлыгы 21 үзгәреш кертелгән. Иң соңгыларының берсен гамәлгә кертү нәтиҗәсендә техник яктан катлаулы товарлар исемлеге киңәйтелгән, кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге  шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге берникадәр үзгәртелгән.

Үткәрелгән анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, куланучылар баштарак асылда товарлар сыйфатына гына канәгать булмаса, хәзер еш кына көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатына да дәгъва белдерә.

2016 елда  955 мөрәҗәгать каралган. Шуның 253е – язмача мөрәҗәгать, 11е ТР Хөкүмәте рәсми порталы аша электрон рәвештә алынган.

Һәр өч мөрәҗәгатьнең берсендә сенсорлы телефоннар, смартфон, планшетлар сатып алу мәсьәләсе күтәрелгән. Әйе, бүген кулланучы кәрәзле телефонга элемтә чарасы буларак кына түгел, мәгълүмат алу, күңел ачу һәм товарлар сатып алу чарасы буларак та карый шул. Ә инде мондый җайланмаларның күп төрлелеге кулланучыга берьюлы берничә девайстан файдалануга этәргеч бирә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре претензияләр һәм дәгъва гаризалары проектларын төзүгә дә ярдәм итә. Узган елда гына да 228 кулланучы шушы ярдәмнән файдаланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International