Закон бозган ир-ат аңлатма бирүдән баш тарткан

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

2017 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының  87нче чакрымында  «TOYOTA LAND CRUISER 200» машинасын тикшергәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциягә: 20 шешә «Хаома» аракысына, 12 шешә «Туркестан» коньягы, 1 шешә «Джемисон» вискиена тап булган. Продукция хуҗасы – Казахстан Республикасында яшәүче ир-ат аңлатма бирүдән баш тарткан. Шулай итеп, хокук саклау органы хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә закон бозучы 17 литр хәмер продукциясеннән мәхрүм ителгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International