2017 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, “Азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктатып тору турында” 24.01.2017 ел, № 7РФ Баш дәүләт санитария табибы карарын үтәү йөзеннән, “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 13 фактын ачыклады. Шулай итеп, барлыгы 107,4 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды.