2017 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 г. № 2300-1 Россия Федерациясе Законына (алга таба – Закон) 25 “яшь” тулды. Закон РФ Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителеп, 1992 елның 7 апрелендә үз көченә керде.
Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон кулланучыларның төп хокукларын: сыйфатка, иминлеккә, тулы һәм дөрес мәгълүмат алуга, җәмгыяви һәм суд яклавына хокукларын билгеләде. Шул ук вакытта Закон аларга байтак кына өстәмә хокукларны: сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру хокукын, неустойка түләтү, кулланучылар хокукларын кыскан килешү нормаларын үтәмәү хокукларын һ.б. бирде. Шулай ук анда кулланучыларның тормышына, сәламәтлеге, мөлкәтенә зыян китергән өчен җаваплылык билгеләүче нормалар, мораль зыян китерелгән кулланучыга акчалата компенсация мөмкинлеге күздә тотылды.
Закон җитештерүчеләр, сатучылар һәм эш башкаручыларның үз эшенә җаваплылыгын көчәйтте. Бу исә продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга, илнең социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итте.
25 еллык “яшәеше” дәверендә законның нигезләмәләре күп тапкырлар үзгәртелде, илебезнең җәмгыяви мөнәсәбәтләрендәге үзгәрешләргә максималь дәрәҗәдә җавап бирергә тиешле яңа нигезләмәләр белән баетылды. Мисалга, соңгы үзгәрешләр арасыннан, кулланучы кредит хисабына сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтарган очракта сатучының кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтарырга, шулай ук кулланучы түләгән процентларны һәм кредит килешүе буенча башка түләүләрне капларга тиешлеге турында өстәмә. Үзгәрешләр арасыннан, кредит биргәндә, кредит күләме, кулланучы тарафыннан түләнелергә тиешле тулы сумма һәм бу сумманы түләү графигын кулланучылар игътибарына җиткерүне хезмәт күрсәтүчеләр бурычы итеп закон нигезендә билгеләүне аерым атап үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренең аеруча мөһим һәм әһәмиятле булуын истә тотып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеген барлык яктан камилләштерүгә юнәлдерелгән системалы эш алып бара.
Татарстан Республикасында “2014-2020 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы кабул ителде. Әлеге документ халык арасында куллану белемнәрен пропагандалауга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исә бу программаның координаторы булып тора.
Әлмәт территориаль органы хезмәткләрләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законына 25 ел тулу уңаеннан куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрде. Чараларда катнашучыларның һәммәсенә һәм территориаль органга гозер белән килүчеләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нөсхәләре тапшырылды.