Кукмара районы хакимиятендә киңәшмә узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

2017 елның 7 февралендә Кукмара районы хакимиятендә “2017 елның 1 гыйнварыннан сәүдә өлкәсендәге төп үзгәрешләр, хәмер сатуга йогынты ясардай кайбер үзгәрешләр турында” дигән темага киңәшмә булып узды. Киңәшмәгә азык-төлек товарларын, шул исәптән алкогольле продукция һәм сыраны күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче барлык сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде.

Киңәшмәне Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ч.Г.Хәнәфина алып барды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров,  Таттелеком ААҖ филиалы Арча электр элемтәсе зона узелы Кукмара РУЭС начальнигы Р.Х. Камалов, “Роспотребнадзор” ның ТР буенча идарәсе  Кукмара районы территориаль органы начальнигы А.Г.Кириллов, баш дәүләт салым инспекторы Р.Р.Нигъмәтуллин, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең өлкән оперуполномоченные С.В.Пахомов, ККМ сервис үзәге вәкиле М.Р.Абдуллин,  «Техник–К» вәкиле О.И.Федорова катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров үзенең чыгышында хәмер сату; ЕГАИС системасында алкогольле продукция калдыкларын чагылдыру; хәмер базарының торышы; “Тере акча белән һәм (яки) түләү карталары белән исәп-хисаплар ясаганда (Онлайн-кассалар) контроль-касса техникасын куллану турында”  22.05.2003 ел, N 54-ФЗ Федераль законга һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясына кертелгән үзгәрешләр турында; авыл җирлегендә урнашкан сәүдә объектларында хәмер продукциясен сатуны  ЕГАИС системасында теркәү; 2017 елның 1 июленнән күләме  1,5литрдан зуррак булган полимер савытта хәмер продукциясен сатуны тыю; сәүдә мәйданнары буенча яңа таләпләр; Кукмара районы территориясендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына мониторинг; тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хаклары; “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эшләве турындагы мәсьәләләргә кагылып үтте.

Кыскасы, киңәшмәдә бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар ирештерелде. Сәүдә объектлары вәкилләре мондый чаралар үткәрүнең зарурилыгын искәртеп, чыгыш ясаучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International