Хокукларыбыз сагында торган төрле законнарның гамәлдә булып килүен белсәк тә, алардан файдаланучылар әлләни күп түгел. Психологик сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, намуссыз җитештерүченең тулы бер корпорациясенә каршы чыгудан курку. Законнарны белү һәм шулар нигезендә аңлата алу осталыгы төп “корал” булып торган бу “сугыш”ны башлап җибәрүдән шүрләү һәм анда җиңеп чыгуга шикләнү бик яхшы аңлашыла. Кулланучыга махсус белемнәрдән башка гына бәхәстә барлык нечкәлекләргә төшенеп эш итү һәм үзен яклавы авыр, әлбәттә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә N дигән кулланучыдан мөрәҗәгать керде. Баксаң, ул Арча шәһәрендәге «Технодисконт» кибетеннән 400 Вт егәрлектә 3690 сумлык «Endever» маркалы тузан суырткыч сатып алган икән. Файдалану барышында кулланучы техниканың тиешенчә эшләмәвен – борчак зурлыгындагы чүпләрне суырмавын күреп алган. Тузан суырткыч чүпне “йотсын” өчен аңа һаман щеткасын шлангтан аерып мәшәкатьләнергә туры килгән. Шулай итеп, никадәр генә тырышмасын, келәмен һич югында бер тапкыр гына булса да тулысынча чистарта алмаган ул. Аптыраганнан, кимчелекле товарны алыштыру таләбе белән сатучыга мөрәҗәгать иткән, әмма тегесе аның сүзләренә колак та салып тормаган. Шуннан соң инде кулланучы нишләсен, безгә мөрәҗәгать итәргә булган.
Бүлек белгече аңа кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары буенча консультация бирде һәм претензия язарга булышты. Шулай ук хосусый эшмәкәр һәм сатучы-консультантлар белән аңлату характерында әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарларны сату кагыйдәләре турында мәсьәләләргә кагылып үтелде. Шул рәвешле күзгә-күз карашып аралашуыбыз һәм претензия язарга булышуыбыз нәтиҗәсендә мәсьәлә уңай хәл ителде: кулланучыга юньле-башлы эшләми торган тузан суырткычы башкасына алыштырып бирелде.