Дәгъвалар кабул итү тәртибе турында

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнар еш кына претензия белдерү тәртибенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. 
Претензия белдерү юридик яктан әһәмиятле фактларны документ нигезендә теркәү өчен кирәк. Претензия рәсмиләштергәндә, түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәү шарт:
- претензиядә кулланучының конкрет таләпләре, аларны канәгатьләндерү сроклары аңлаешлы булырга тиеш;
-язмача претензияне ике нөсхәдә әзерләргә киңәш итәбез. Анда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясында күрсәтелгән таләпләрнең берсен күрсәтергә кирәк. Претензиянең бер нөсхәсе сатучыга тапшырыла, икенчесе – сатучы тарафыннан претензиянең кабул итеп алынуы турында билге белән – сездә кала. Сатучы претензияне шәхсән кабул итүдән баш тартса, сезгә аны почта аша җибәрергә (тапшыру турында уведомление белән) киңәш итәбез.
Таләпләрегез претензия белдерү тәртибендә канәгатьләндерелмәгән очракта кулланучы буларак хокукларыгыз һәм мәнфәгатьләрегезне суд тәртибендә яклый аласыз.
Дәгъва гаризалары проектлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы фойесында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында ( www.tatzpp.ru), кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешмалар сайтларында (мәсәлән: www.potrebitel.net, www.ozpp.ru) танышырга була.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 17 статьясы нигезендә, кулланучылар үз хокукларының санга сугылмавына бәйле дәгъвалар буенча дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә.
Әлмәт территориаль органы белгечләренә дәгъва гаризасын тутыруда ярдәм итү һәм РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 131 статьясы нормаларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Өстәмә шуны да аңлатып үтмәкчебез: сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен мөстәкыйль таләпләр куймаган өченче зат сыйфатында суд процессында катнашуга җәлеп итү турында судка үтенечнамә язып тапшыру хокукы бар.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә, шул исәптән претензияләр һәм дәгъва гаризалары проектларын әзерләүгә кагылышлы киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: Бөгелмә ш., Гашек ур., 3.    Тел.: (85594) 6-71-17.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International