7 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Лениногорск районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул кайбер объектлар белән танышканнан соң “2016 елга Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлары турында” район советы утырышында катнашты. Утырыш башланганчы, делегация Нефть музеенда, “Идеяләр остаханәсе” Яшьләр инновацион иҗат үзәгендә булды, шулай ук Мәдәният йорты фойесында Лениногорск муниципаль районы сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары күргәзмәсен карады.
Утырышта Лениногорск районы хакимияте башлыгы Рәгат Хөсәенов 2016 елда шәһәр һәм районның эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында иң элек узган юбилей елының җитештерүдә һәм социаль өлкәдә хезмәт казанышларына бай ел буларак тарихка кереп калуын билгеләп үтте. Район икътисадында кече һәм урта бизнес та мөһим роль уйный. Лениногорск районы территориясендә 536 кече һәм урта предприятие эшли. Аларда 5,5меңнән артыграк хезмәткәр һәм мең ярымнан артыграк хосусый эшмәкәр хезмәт куя, диде ул.
Васыйл Шәйхразиев соңыннан сессия эшенә йомгак ясады. Ул район җитәкчелеге тарафыннан иң беренче чиратта гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, иртәгесе көнгә ышаныч уятуга юнәлдерелгән җитди эш алып барылуын билгеләп үтте һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң Васыйл Гаяз улы чарада катнашучыларны республиканың 2016 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017 елга төп бурычлары белән таныштырды (Лениногорск муниципаль районы мэриясенең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә йомгаклау утырышында катнашты. Алар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын кабул итүгә 25 ел тулу уңаеннан күргәзмәгә үзләренең товарларын тәкъдим иткән җирле производстволар вәкилләренә киңәш-табышлар бирде һәм эшмәкәрләргә асылда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төп мәсьәләләр буенча мәгълүмати материаллар өләште.