Туристлык эшчәнлеген җайга салган закондагы үзгәрешләр

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан “Туристлык эшчәнлеген җайга салган законны камилләштерү максатыннан Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 2 март, 2016 ел, № 49-ФЗ Федераль закон үз көченә керде. Бу Закон нигезендә “Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”  24 ноябрь, 1996 ел, № 132-ФЗ Федераль законга сизелерлек үзгәрешләр кертелгән.

Аерым алганда, әлеге закон актына күчмә туризм (выездной туризм) өлкәсендә туроператорның персональ җаваплылык фонды турында яңа 11.6 статья кертелгән. Әлеге статьяда “туроператорның күчмә туризм өлкәсендә туристлык продуктын тормышка ашыру турында килешү буенча йөкләмәләрен үтәмәве аркасында килеп чыккан реаль зыянны каплау максатыннан туристларга һәм (яки) башка заказчыларга тиешле акча средстволарын түләү өчен күчмә туризм өлкәсендә туроператорлар берләшмәсе, күчмә туризм өлкәсендә туроператорлар берләшмәсенең һәр әгъзасы өчен, бу Федераль закон таләпләре нигезендә, туроператорның персональ җаваплылыгы фондын булдыра” дип билгеләнгән.

Күчмә туризм өлкәсендә туроператорның персональ җаваплылык фонды  средстволарыннан туристларга һәм (яки) башка заказчыларга китерелгән реаль зыянны каплау тәртибе һәм шартлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  10 август, 2016 ел, № 779 карары белән расланган  Күчмә туризм өлкәсендә туроператорның персональ җаваплылык фонды средстволарыннан  туристларга һәм (яки) башка туристлык продукты заказчыларына китерелгән реаль зыянны каплау кагыйдәләрендә билгеләнгән. Бу кагыйдәләр дә 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.

Әлеге Кагыйдәләр нигезендә, фонд средстволарыннан реаль зыянны каплау максатында туристка һәм (яки) башка заказчыга тиешле средстволарны түләүгә нигез булып  туроператорның күчмә туризм өлкәсендә туристлык продуктын тормышка ашыру турында килешү буенча йөкләмәләрен үти алмавы сәбәпле туристка һәм (яки) башка заказчыга  реаль зыян китерелү факты тора.

Кагыйдәләрдә, акча средстволарын каплау турында таләп формасының туроператорлар берләшмәсе тарафыннан раслануы һәм туроператорлар берләшмәсенең интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылырга тиешлеге билгеләнеп, бер үк вакытта бу таләпләрдә күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар исемлеге, шулай ук моңа бәйле рәвештә кушып бирелә торган документлар исемлеге һәм төрләре билгеләнгән.

Туроператорлар берләшмәсе, туроператорлар берләшмәсенең интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган, туроператор фондыннан акча средстволарын каплау турында таләпләрне җыя башлавы хакында уведомлениедә күрсәтелгән датадан башлап 90 эш көне эчендә, акча средстволарын каплау турында куелган таләпләрдәге мәгълүматлар нигезендә, үзләренә зыян китерелгән туристлар һәм (яки) башка заказчылар реестрын булдыра, шулай ук мондый мәгълүматларның  дөреслеген тикшерә.

 Шуннан соң 10 эш көне эчендә акча средстволарын каплау турында куелган таләпләр һәм аларга кушып бирелгән документлар карап тикшерелә һәм туристка һәм (яки) башка заказчыга реаль зыянны каплау яки мондый зыянны каплаудан баш тарту турында карар кабул ителә. Шул ук вакытта туристка һәм (яки) башка заказчыга реаль зыянны каплаудан баш тартуга ихтимал нигезләр исемлеге Кагыйдәләрдә җайга салынган.

Уңай карар кабул ителгәндә, туроператорлар берләшмәсе мондый карар кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә, акча средстволарын каплау турында куелган таләпләрдә күрсәтелгән банк реквизитлары нигезендә, туристның һәм (яки) башка заказчының банк счетына акча средстволары күчерә.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алырга, шул исәптән претензияләр һәм дәгъва гаризалары язуда ярдәм кирәк булганда түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре 423250,
Лениногорск ш.,Тукай ур., 7

Тел.: (85595) 5-19-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International