ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланучыларга, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткән өчен акча алу мөмкинлеге ачылды.
Түләү күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма закон бозу факты расланган очракта гына акча түләнә.
Хәбәрләрне “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү” категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.