1 февральдә Лениногорск районының суд приставлары бүлеге спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен штрафка тартылып та, бурычын түләргә ашыкмаган хосусый эшмәкәрләрнең кайбер сәүдә нокталарында һәм яшәү урыннарында булып кайткан.
Штраф түләмәүчеләр, кабул итүгә килмичә, приставлардан төрлечә качып йөргән. Күршеләре әйтүенчә, өйләрендә бик сирәк күренүләренә карамастан, икесен яшәү урынында “капкынга” эләктерүгә ирешелгән. Калганнарының исә эш урыннарына “визит” ясалган.
Приставлар бер эшмәкәрнең суыткычына һәм башка техникасына арест салган. Мөлкәте бурычлының җаваплы саклавында калдырылган. Башкаларыннан акча средстволары алынган. Нәтиҗәдә суд приставлары җәмгысе 40 мең сумнан артыграк күләмдә штраф түләткән.