“Россия чаңгы юллары” дистәләрчә еллар дәвамында спортның иң популяр төрләреннән берсен – чаңгы спортын сөючеләрне берләштерә.
2017 елның 12 февралендә Арча шәһәре стадионында да “ Россия чаңгы юлы” ярышы булып узды. Чараны “Татар радиосы” алып баручылары, күңелләрне җилкендерерлек итеп, бик күңелле алып барды.
Бу көнне мәктәп укучылары гына түгел, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр һәм ветераннар да чаңгыга басты. Ярышка җыелган халыкка баш әйләндергеч җиңү, ә иң мөһиме – әйбәт кәеф-рухка ия булу теләкләре җиткерелде. Спорт сөючеләребез бәхетенә, көне дә бик матур, кояшлы иде.
Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Белгечләребезнең кайберләре ярышка балаларын ук ияртеп килде. Инспекция хезмәткәрләре чаңгы юлында беркемгә дә сынатмады.
Әлбәттә инде, бернинди бәйрәм дә тәм-томнан башка гына узмый. Шуны истә тотып, “Җәмәгать туклануы” ҖЧҖ үзенең продукциясен – чәк-чәк, “муравейник”, төрле бәлешләр, кыстыбый, пәрәмәч, кайнар ризыклар тәкъдим итте. Чәй мәҗлесе оештырылды. Шулай итеп, чарага җыелган халык тәкъдим ителгән продукциянең тәмен татып карау юлы белән теге яки бу тәм-томны сатып алу мөмкинлегенә ия булды.
Кыскасы, бәйрәм бик күңелле узды. Сүз уңаеннан “Чаңгы юлы” бәйрәмендә катнашучылар санының елдан-ел арта баруын искәртеп үтәргә кирәк. Сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар күбәя, димәк.