2017 елның 8 февралендә Түбән Кама күп функцияле үзәгенең утырышлар залында Түбән Кама районында алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектлар белән сатып алучылар белән исәп-хисап ясауда контроль-касса техникасын куллану мәсьәләсе буенча очрашу булып узды.
Очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Е.Н.Кубасова хәмер продукциясен ваклап сатуны җайга салучы закондагы үзгәрешләр турында сөйләп үтте.
Федераль салым хезмәтенең Түбән Кама шәһәре буенча 11нче районара инспекциясе оператив контрольлек бүлеге начальнигы А.В.Комиссаров законда контроль-касса техникасын куллануга карата куела торган таләпләрне җентекләп яктыртты һәм аны этаплап гамәлгә кертү турында сөйләп үтте.
Чарада «Тензор» компаниясе вәкилләре онлайн-кассалар сатып алу һәм аларны фискаль мәгълүматлар операторына тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте.