Кафеда тыелган сәгатьләрдә сыра саталар

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Яңа Чишмә районының Ленин авылында берьюлы ике кафеда алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын һәм шартларын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады.

«Уют» кафесы сатучысы 8 сәгать 14 минутта  «Кулер Лайм» сырасын сатты. «У моста» кафесы сатучысы 9 сәгать 23 минутта бер кулланучыга «Сибирская корона» сырасын ике дә уйламыйча сатып җибәрде. Ике очракта да – бөкесен ачмыйча, урамга алып чыгып китү өчен. Гамәлдәге закон нигезендә, «бар», «кафе» категориясенә кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләре хәмер продукциясен үзләренең эш режимы нигезендә, шул исәптән тәүлек әйләнәсендә сата ала, әмма 22.00дән 10.00 сәгатькәчә – фәкать бөкесен ачып кына (хәтта урамга алып чыгып китү өчен булса да). Кафе хезмәткәрләре закон бозу фактлары буенча рәтле-башлы аңлатма бирә алмады.

Хәзерге вакытта тикшерүләр материаллары - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International