Бер машинада – ике закон бозучы

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре  Казан – Оренбург автомобиль юлының  131нче чакрымында ВАЗ 11193 «Лада Калина» машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясенә тап булган. Өстәвенә әле продукция хуҗасының берәү генә түгел, икәү икәнлеге, икесенең дә машина салонында утырганлыгы ачыкланган. Оператив гамәлләр нәтиҗәсендә акциз маркалары булмаган 8 һәм 6,5 литр күләмендә хәмер продукциясе хуҗаларыннан алынган. Продукция хуҗалары – Киров өлкәсе егетләре әйтүенчә, алар «Андреевская» аракысын һәм «Казахстан» коньягын Казахстан Республикасында сатып алган.

Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International