2017 елның 11 февралендә Чистайда “Татарстанның чаңгы юлы – 2017” дигән чаңгы ярышлары үткәрелде. Кояшлы салкынча көн чаңгыда йөрүгә мөкиббән киткән бик күпләрне ярышка “дәште”. Быел чаңгы ярышлары үзәк стадионда узды. Ярышлар “Россия чаңгы юлы – 2017” XXXV Бөтенроссия ачык чаңгы ярышлары кысаларында үтте. Иң беренчеләрдән булып, 9.00 сәгатьтә шәһәр һәм район укучылары стартка басты. Шуннан соң студентлар һәм предприятиеләр, оешмаларның яшь белгечләре ярышты. Чара ахырында җитәкчеләр, ветераннар һәм муниципаль хезмәткәрләр чаңгы юлында үзләренең җитезлекләрен күрсәтте.
Ярышта катнашучыларның һәммәсе бер чакрым озынлыктагы ераклыкны бик җиңел генә үтүгә иреште. Әлбәттә инде, спорт бәйрәменә килүчеләрнең күпчелеге өчен җиңү түгел, ә бәлки әлеге массакүләм чарада катнашу мөһим иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә ярышта призлы урыннар алуга ирешмәде, әмма бу көнне үзләренең сәламәтлеге өчен бик файдалы итеп уздыруларына куанып та бетә алмады.