Фитнес-клублар һәм тренажер заллары хезмәтләреннән файдаланганда кулланучылар хокуклары

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Соңгы вакытларда күп кенә гражданнарыбыз сәламәтлеген кайгырту йөзеннән спорт белән ныграк шөгыльләнә, шул исәптән төрле фитнес-клублар һәм тренажер залларына йөри башлады. Мондый клуб-залларның саны елдан-ел арта бара. Әмма спорт учреждениеләре арасыннан кайберләре кулланучыларга карата үзләренең бурычларын үтәми һәм күрсәтелә торган физкультура-савыктыру хезмәтләренең сыйфаты, иминлеге таләпләрен үтәми.

Фитнес-клублар белән гражданнар арасында үзара хокукый мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең    15 август, 1997 ел, №1025 карары белән расланган Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, “ГОСТ Р 52024-2003. Физкультура-савыктыру һәм спорт хезмәтләре күрсәтү. Гомуми таләпләр.”  18 март, 2003 ел, № 80-ст РФ Дәүләт стандарт комитеты карары нигезендә җайга салына.

Әлеге нормалар нигезендә, кулланучы эш башкаручы һәм аның тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны таләп итүгә хокуклы, ә эш башкаручы бу мәгълүматлар белән таныштыруга бурычлы. Әлеге мәгълүматлар хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзегәндә кулланучылар игътибарына җиткерелә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары белән танышу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук белемнәрен пропагандалау максатыннан чыгып, тренажер залына йөрүчеләр белән очрашу үткәрде.

Белгечебез үзенең чыгышында иң элек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте. Тренажер залына йөрүчеләргә җиңел генә телдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары,  “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре кыскача гына аңлатып үтелде.

Кулланучыга эш башкаручы: атамасы, адресы, эш режимы турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш. Мәгълүматларны кулланучы өчен әллә кайдан ук күренеп торган уңайлы урында (кулланучы почмагы, мәгълүматлар стойкасы, стенд) урнаштырырга кирәк. 

Эш башкаручының шулай ук кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле, дөрес мәгълүматларны үз вакытында тапшыруы мәҗбүри. Аерым алганда, болар:

- күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге;

- хезмәт күрсәтүләр бәясе;

- хезмәт күрсәтүләр шартлары;

- хезмәт күрсәтәчәк конкрет зат (инструктор, тренер һ.б.) турында мәгълүматлар;

- сайлап алынган хезмәт күрсәтүләрдән файдалану өчен кирәкле документлар исемлеге;

- хезмәт күрсәтүләрнең тиешле төрләре өчен медицина каршы килүләре;

- физкультура-савыктыру һәм спорт оешмаларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;

- хезмәт күрсәтүче персоналның квалификациясе;

- медицина ярдәме пунктының урнашу урыны;

- башка өстәмә мәгълүматлар.

Кулланучының фитнес-клуб хезмәтләреннән теләсә кайсы вакытта баш тарту хокукы кулланучылар хокукларын яклау турында законның 32 статьясында билгеләнгән.

Шул рәвешле килешү төзегәндә, фитнес-клуб килешү текстына, клиент әлеге хезмәт күрсәтүләрдән баш тартканда, файдаланылмаган чорда калган  сумма кире кайтарып бирелә алмый яки кулланучыдан билгеле бер суммада нинди дә булса штрафлар алына, дигән шартны кертә алмый. Чөнки  килешүдәге мондый шартлар фитнес-клуб клиентының хокукларын бозуга китерә (кулланучылар хокукларын яклау турында законның 16 ст.). Кулланучы хезмәт күрсәтүдән ихтыярый төстә баш тартканда, эш башкаручы әлеге килешүне үтәүгә бәйле рәвештә фактта тоткан чыгымнарын капларлык күләмдәге суммага гына дәгъва кыла ала.

Спорт хезмәтләре күрсәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү шартлары кулланучыларның тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиеш.

Әлеге нигезләмә  кулланучылар хокукларын яклау турында законның 7 статьясында билгеләнгән.

Спорт хезмәте күрсәтелгәндә кулланыла торган чит ил спорт кирәк-ярагына рус телендә товарны озату документлары булырга тиеш;

мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле спорт җиһазы, спорт кирәк-ярагы билгеләнгән тәртиптә сертификатлаштырылган булырга, ә мәҗбүри сертификатлаштыруга карамаганнарының куллану өчен яраклылыгын һәм куркынычсызлыгын раслаган җитештерүче документы булырга тиеш.

Очрашуда шулай ук чарада катнашучылар тормышында булган низаглы хәлләргә дә тукталып үтелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматлар урын алган басма продукция өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International