10 февраль көнне Чаллы шәһәрендә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “2016 елда сәнәгать, эшмәкәрлек предприятиеләрен, куллану базары һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” дигән темага тармак киңәшмәсендә катнашты.
Әйтергә кирәк, шәһәр мэриясе бинасында бик тә матур һәм әһәмиятле чара үткәрелде. Киңәшмә кысаларында азык-төлек, эшкәртү сәнәгате предприятиесе продукциясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә-дегустациядә Татарстан Республикасының 20дән артыграк җитештерүчесе үз продукциясе белән таныштырды. Әйтик, «Просто молоко» ҖЧҖ җитештерелә торган продукциясенең 50дән артыграк төрен тәкъдим итте. Шулай итеп, җәмгыять бик тә үзенчәлекле тәме белән җирле рестораторлар игътибарын җәлеп иткән туңырма һәм төрле сырларны кертеп, сөт һәм сөт ризыкларының бөтен ассортиментын халык хозурына чыгарды.
«Чаллы бройлеры” ҖЧҖ дә үз продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. «Байтсы куриные Чили», «Кордон Блюю со Сливочным соусом и зеленью», «Наггетсы куриные с ветчиной и сыром» ярымфабрикатлары дегустациядә катнашучылар күңеленә аеруча хуш килде.
“Чаллы ите” ҖЧҖ исә 60тан артыграк атамадагы продукциясен күргәзмәгә чыгарды. Чарада катнашучылар бигрәк тә ат итеннән чи килеш ысланган балык, дуңгыз итеннән чи килеш ысланган балык ризыкларына, сыер итеннән Гусарская ризыгына, дуңгызның түш ите, муеныннан ясалган затлы ит ризыкларына, пешереп ысланган, чи килеш ысланган каз итенә бигрәк тә мөкиббән китте.
Ә инде «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ фәкать бик яхшы колмак белән генә кайнатылган югары сыйфатлы сыра продукциясенең тулы ассортиментын тәкъдим итте.
Җирле җитештерүчеләребезне иң элек продукциянең табигыйлеге һәм сыйфаты кызыксындыра. Бу, әлбәттә инде, чарага җыелган җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре йөзендә потенциаль сатып алучыларны сөендерми калмады.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, контрольлек-күзәтчелек органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә сәнәгать предприятиеләрен, эшмәкәрлекне, куллану базары һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсен үстерү темаларына кагылып үтелде. Чара ахырында иң яхшы эшмәкәрләргә республика һәм шәһәр күләмендәге бүләкләр тапшырылды.