Киңәш-табыш максатында гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерү – базар икътисады шартларында зарурилык ул. Куллану законнары үзенчәлекләрен белмәүче кулланучылар кибетләр, коммуналь хуҗалык, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм эшчәнлекнең башка өлкәләре предприятиеләре белән үзара мөнәсәбәтләрдә югалып калырга мөмкин. Мондый очракларда кулланучыларга, һичшиксез, профессионалларның хокукый ярдәме, аңлатуы кирәк.

 2017 елның 14 февралендә Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре үткәрде. Анда авыл халкы, Урта Аты авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Я.З. Мөхәммәдиев катнашты. Кабул итүгә шулай ук, хәмер базарына кагылышлы сорауларына ачыклык кертү өчен, эшмәкәрләр һәм җирле кибетләр сатучылары да килде.

Чарада  ЕГАИС системасы, аракыга минималь бәя, алкогольле продукция сату буенча закондагы яңа үзгәрешләр турында мәсьәләләргә кагылып үтелде.

 Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар асылда сыйфатлы парфюмерия-косметиканы, көнкүреш техникасын, кием-салымны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга; ювелир әйберләренә гарантия ремонты; сыйфатсыз аяк киеменә кагылышлы булды. Шулай ук сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, ремонт чорына башка аппарат биреп тору, интернет-ресурслар аша товарлар сатып алу, товарларга гарантия срогын билгеләү, претензияне ничек итеп дөрес тутыру мәсьәләләренә дә кагылып үтелде. Бүлеккә алынган мөрәҗәгатьләрдән мисаллар, көнкүрештә, кибетләрдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә  күпләребезгә еш кына калырга туры килгән хәлләр карап үтелде.

 Чара барышында мәгълүмати материал – кулланучыларга ярдәмгә белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасын өләшү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International