2017 елның 10 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә Лениногорск шәһәренең Чайковский урамындагы «Небеса» кафесында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады.
Лицензия алу зарурилыгын күздә тоткан гамәлдәге закон таләпләренә карамастан, әлеге җәмәгать туклануы оешмасында тиешле рөхсәт алынмаган килеш кенә хәмер продукциясен рәхәтләнеп сатып ятканнар. Шуңа күрә биредә барлыгы 14,55 литр күләмендә хәмер продукциясе (аракы, коньяк, шәраб эчемлекләре), әлбәттә инде, шундук законсыз әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.