“Әмма миңа барыбер башка сумма исәпләгәннәр. Җен ачуым чыгып, шундук судка юнәлдем. Әмма анда мине кабул итмәделәр: башта сезнең хезмәткә мөрәҗәгать итәргә куштылар”, - бер кулланучыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына керә-керешкә әнә шундый моң-зарын белдереп салды.
Баксаң, оператор элемтә хезмәте күрсәтү турында килешү төзегәндә кулланучы өчен бик файдалы «3 в 1» хезмәт күрсәтүләр пакеты (телефон, интернет һәм ТВ) тәкъдим иткән иткән. Килешү төзегәндә, абонент, хезмәт күрсәтү, чыннан да, шундый очсызмы, дип кат-кат сораган. Хезмәт күрсәтүләр операторы шулай булуын раслаган һәм элемтә хезмәте күрсәтү өчен Заказга күрсәтелгән абонент түләве суммасы белән язмача кушымта биргән.
Әмма кулланучы килешү төзелгәннән соң бер ай узгач килешүдәге суммадан артып киткән башка абонент түләве куелган квитанция алган. Клиентларга хезмәт күрсәтү офисында кулланучының телдән ризасызлыкларына җавап йөзеннән, оператор ялгышкан, бәяләр инде күптән артты, дип җавап биргәннәр. Шулай итеп, офис хезмәткәрләре клиентка квитанциядә күрсәтелгән сумманы яңадан исәпләргә ярдәм итүдән баш тартканнар.
Эш башкаручы җитәкчелеге белән хат алышу нәтиҗәсендә, хатаның клиентларга хезмәт күрсәтү офисы белгече гаебе аркасында җибәрелүе сәбәпле, күрсәтелгән элемтә хезмәте өчен сумманы яңадан исәпләү турында карар ителде.