Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек-инспекция чаралары үткәрелгәндә “кайнар линия” аша ирештерелгән хәбәрләр аерым игътибар үзәгенә алына.
2017 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының “кайнар линия”сенә алынган хәбәрләрне тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрде.
Рейд барышында Зеленодол шәһәренең Гоголь, Подгорная һәм Татарстан урамнарында урнашкан йортларда көмешкә сатуның 3 факты билгеләнде. Өстәвенә Подгорная урамында спиртлы сыекча әйләнеше факты да ачыкланды. Суррогатның биш литрлы канистрларга, шулай ук танылган атамалы алкогольле продукция этикеткалары ябыштырылган шешәләргә тутырылганлыгы мәгълүм булды. Шешәләрнең ялган икәнлеге әллә кайдан ук күренеп торган маркалар белән тамгаланганлыгы, әлбәттә инде, белгечләребез игътибарыннан читтә калмады.
Шулай итеп, 178 литр күләмендә суррогатны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Нәтиҗәдә 4 административ эш кузгатылды, административ тикшерүләр үткәрелә. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.