Әлмәттә яшәүче бер ханым үсмерләргә спиртлы эчемлек саткан өчен ярты елга төзәтү эшләренә хөкем ителгән

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәттә яшәүче 52 яшьлек бер хатын-кыз балигъ булмаганнарга кабаттан хәмер саткан өчен, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу нигезендә, алты айга төзәтү эшләренә хөкем ителде, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.

Узган елда ул бер үсмергә 2,5 л сыешлы «Жигулевское» сырасын сатканда “кармак”ка эләккән. Шул чагында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, административ беркетмә төзеп, ханымны 30 000 сумлык штрафка тарткан. 2016 елның 25 ноябрендә шушы ук хатын-кыз катылыгы 10-12%лы «Изабелла» шәрабен үсмергә сатканда тикшерүчеләрнең күз уңына эләккән.

Балигъ булмаганнарга хәмер сатучы  бу мәгънәсез ханым үз гаебен тулысынча таныган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International