2017 елның 17 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районында хосусый эшмәкәр В.Р.Федорова кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды. Семинарда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар җиткерелде. Тәгенләп әйткәндә,“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә, кулланучыларга кирәкле мәгълүматлар тапшыру ысулларына кагылып үтелде.
Хосусый эшмәкәр алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Бу җәһәттән барлык сорауларга эчтәлекле җаваплар бирелде. Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүматлар күрсәтү; кулланучылар өчен мәгълүмат почмагы булдыру; продуктларның яраклылык срокларын җитди контрольлектә тоту; саклау температурасын бозмау; сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен дөрес итеп тутыру һәм урнаштыру зарурилыгы игътибар үзәгенә алынды. Сатучылар азык-төлек товарларын сатуга бәйле мәсьәләләрне, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү тәртибен һәм кагыйдәләрен, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләрен һ.б. тагын бер кат хәтерләрендә яңартты.
Соңыннан халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен киңәйтү өчен чарада катнашкан барча кешегә “кулланучылар өчен белешмәлекләр” буклетлары, «Вестник потребителя» газетасы өләшенде һәм үзебезнең – Татарстанда җитештерелгән продукциянең өстенлекләре турында аңлату характерындагы әңгәмә үткәрелде.