23 февраль көнне без Россия хәрбияләре – Ватаныбызны саклаучылар алдында баш иябез. Бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышлар ветераннары, гомумән, илебезнең иминлеге хакына Ватанга хезмәт итүчеләрне эчкерсез хөрмәтлибез. Әлеге искиткеч матур көндә сезгә, сезнең гаиләләрегезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, иминлек, бәхет телибез!
2017 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча муниципаль районының “Казан арты” музеенда ветераннар белән очрашу үткәрде. Территориаль орган хезмәткәре ветераннарны бәйрәм белән котлаганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп эшчәнлеге һәм бурычлары турында сөйләп үтте. Ә инде халыкның кулланучы булак аң-белемнәрен үстерү максатыннан “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезләмәләрен аңлатты.
Очрашу бик җылы рухта узды. Ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларын (асылда товарларга, хезмәт күрсәтүләргә бәя кую буенча) бирде. Сорауларның һәркайсына тулы җаваплар ирештерелде.
Чара ахырында ветераннарның барчасына “Кулланучы белешмәлеге” буклетлары һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.