Бәйрәм ярминкәсе

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Арча шәһәрендә азык-төлек ярминкәсенә Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан, Белоруссиядән товар җитештерүчеләр, эшмәкәрләр җыелды. Биредә оештырылган сәүдә рәтләре 21-26 февраль көннәрендә эшлиячәк. Ярминкәдә җитештерүчеләр үзләренең товарын арадашчыларсыз һәм өстәмә бәя хаклары куймыйча гына сата.

Шуңа күрә олысы-кечесе ярминкәгә ашыга: кемдер товар сатып алырга, ә кемдер болай гына  – карарга, бәяләрне чагыштырырга.

Шул рәвешле Арчада яшәүчеләргә бәйрәм ярминкәсендә арадашчыларсыз гына, турыдан-туры җитештерүчеләрдән китерелгән яңа суелган терлек ите, колбаса һәм сөт ризыклары, кондитер ризыклары, көнчыгыш тәм-томнары, текстиль, кием-салым, йоннан эшләнгән товарлар сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Ә инде азык-төлек товарларын хәтта тәмен татып карап алырга була.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге чараны игътибарсыз калдырмады. Алар 21 февральдә консультация пункты оештырды. Шулай итеп, ярминкәгә килүчеләр, шулай ук сатучылар үзләре үк кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүматлар да ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International