2017 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе – Consumers International ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. 2017 елда Consumers International электрон коммерция өлкәсендә кулланучылар хокукларына тукталып, «Consumer Rights in the Digital Age» – “Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары” дигән девиз тәкъдим итмәкче.
Әлмәт территориаль органы ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында киң колачлы мәгълүмати-агарту эшен үткәрә. Быел дистанцион сәүдә, элемтә һәм интернет хезмәтләреннән файдаланучы гражданнарны хокукый яктан мәгърифәтле итүгә һәм ярдәм кулы сузуга юнәлдерелгән чаралар оештыру күздә тотыла.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне – җәмгыять тормышында нибары бер аспектка кагылган агарту чарасы ул. Әмма бу – чиктән тыш мөһим аспект. Чөнки асылда барлык кешеләргә көн саен кулланучылар ролендә булырга туры килә. Чараларның күпчелеге “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы кысаларына яраклаштырып уздырыла. Кулланучылар хокукларын яклау көнен максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм киң колачлыга әйдләндерү өчен, расланылган гамәлләр планы нигезендә, түбәндәге чараларны уздыру күздә тотыла:
– 2017 елның 15 мартында «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Кулланучылар хокуклары: өйрәнәбез, мәгърифәтле итәбез, яклыйбыз” дигән мәгълүмат көне (кулланучыларның төп хокукларын аңлату, куллану өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү, кулланучыларга белешмәлекләр өләшү);
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әнә шундый чаралар үткәрергә ниятли. Белешмәләр алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ТР: Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26. Телефоннар: 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66.