Теләче районында күргәзмә-дегустация булып узды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 елның 21 февралендә ТР Теләче муниципаль районының эш йомгаклары буенча хакимият бинасында хисап җыелышы булып узды. Бина вестибюлендә исә хосусый эшмәкәр Ф.Т.Хәкимова җитештерә торган продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарында таныту, сатуга этәргеч бирү, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру күргәзмәнең төп максатларына әйләнде.

Күргәзмәгә эшмәкәр ханым камыр ризыкларының киң ассортиментын: бәлешләр, торт, чәк-чәк, “муравейник”, бал кушып ясалган торт, вак бәлешләр, икмәк-күмәч ризыклары, пицца, кондитер әйберләре тәкъдим итте. Шулай ук пластик әйберләр (кечкенә генә савытлар, чиләк, кәрҗиннәр) җитештерүче ЛМР «Пласт» ҖЧҖ дә үзенең товарларын халык хозурына чыгарды.

Шулай итеп, оештыручылар күргәзмәгә килүчеләргә әйдәп баручы җирле җитештерүчеләрнең яңа товарлары белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International