Бәйрәмегез белән, егетләр!

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Чаллы шәһәренең “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” муниципаль автоном учреждениесендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре биредә ял итүче хезмәт ветераннары белән очрашты.

Чара, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законын аңлату нигезендә, дустанә рухта узды. Пансионатта ял итүче 24 кешенең берсе генә дә чарадан читтә калмады. Алар үз тормышында килеп туган теге яки бу хәлләрдән мисаллар китереп, төрле сораулар бирде. Ветераннарны даруларны, медицина кирәк-яракларын башкасына алыштырып яки түләнгән акчасын кире кайтарып булу-булмау кызыксындырды, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә кагылып үтелде. Моннан тыш ял итүчеләр сыйфатсыз азык-төлек мәсьәләләре буенча да киңәш-табышлы булды. Аларның барлык сорауларына тәфсилле җаваплар бирелде. Ветераннар Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып була торган сыйфатлы азык-төлек товарлары белән таныштырылды, шул ук вакытта алар тарафыннан еш сатып алына торган товарлар игътибар үзәгенә алынды. Очрашуда шулай ук “Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында”  10 ноябрь, 2011 ел, № 924 РФ Хөкүмәте карары белән таныштырылды.

Очрашу бәйрәмчә оештырылган чәй мәҗлесе белән тәмамланды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре чөй өстәленә бәлешләр куеп, ирләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Пансионат җитәкчелеге, үз чиратында, ял итүчеләрнең белгечләребез белән очрашуларны зарыгып көтеп алуларын искәртеп, шәһәребездә яшәүчеләрнең кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International