Кулланучы үз хокукларын белергә генә түгел, ә аларны якларга да өйрәнергә тиеш

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук белемнәрен пропагандалау максатыннан чыгып, даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр оештырып килә. Әнә шундый очрашуларның берсе 2017 елның 22 февралендә Саба муниципаль районының Олы Нырты авылында булып узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов кабул итте. Халыкны кабул итүнең үткәреләсе турында алдан ук җәмәгать урыннарында урнаштырылган белдерүләр, мәгълүмати стендлар аша хәбәр итеп куелган иде.

Кабул итү барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре, претензия тапшыру тәртибе һәм аны карап тикшерү сроклары аңлатылды, товарлар (хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу хәлләрдә үз-үзеңне дөрес итеп тотуга конкрет мисаллар китерелде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны акны карадан аерырга өйрәтү гражданнарыбызны товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану өлкәсендә үзләрен ышанычлырак хис итү, товарларны җентекләбрәк, белебрәк сатып алу мөмкинлеге бирә һәм аларга товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәтүләргә килешүләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туганда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәргеч бирә.

Чара үткәрү барышында халыкка “кулланучы өчен белешмәлек” буклетлары һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International