2017 елның 24 февралендә Мәдәният йортында Арча муниципаль районының эш йомгаклары буенча хисап җыелышы үткәрелде. Шул ук вакытта Мәдәният йорты вестибюлендә “Арча”, “Арча балы”, “Хәтнә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм Арча районы территориясендә урнашкан күп кенә башка предприятиеләр тарафыннан җитештерелә торган продукция күргәзмәсе-тәкъдим итү оештырылды.
Чара барышында теләгендә булган һәркем күргәзмәгә чыгарылган сөт, бал продукциясе һәм хәмерсез эчемлекләр белән танышу, аларның тәмен татып карау мөмкинлеге алды. Күргәзмәгә килүчеләр җитештерүчеләрнең мәгълүмати стендларын зур кызыксыну белән карады, аларның продукциясе белән танышты.
Күргәзмәгә тәкъдим ителгән продукциянең төрлелеге, матур итеп төрелеше күзләрне иркәләде.
Чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималының табигыйлеге, сыйфатлы булуы аңлатылды һәм кулланучылар өчен файдалы буклетлар өләшенде.