Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре февраль ае бәйрәм көннәрендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча контрольлек чараларын үткәрде. Белгечләребез ведомство карамагындагы 8 районда булып, гамәлдәге законнарны бозуның 6 очрагын ачыклады:
- тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 2 очрагын (Чаллы шәһәрендә);
- стационар булмаган сәүдә объектында сыраның сатуга чыгарылуының 1 фактын (Чаллы ш.);
- закон буенча чикләнгән вакытта сыра сатуның 3 очрагын (Әгерҗе районында, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә).
Шулай итеп, тикшерүләр барышында барлыгы 110,8 литр күләмендә алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Ачыкланган барлык закон бозу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрелә. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.