Иртәнге хәтерсезлек

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне үтәмәүнең 3 фактын ачыклады:

- Яңа Чишмә районының Әзи авылында урнашкан «Хорошее место» кафесында сатучы иртәнге сәгать сигездә бөкесен ачмыйча гына «Bagbier» сырасын сатып җибәрде. Сатучы, янәсе, шешәне ачарга оныткан булып чыкты;

- Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Три тополя» кибете сатучысы да иртәнге сигездә ике дә уйлап тормастан «Wise Style» Silver («Мудрый стиль» серебряная) аракысын сатып җибәрде. Сатучының үзе әйтүенчә,  вакытка карамыйча, игътибарсызлыгы аркасында гына хәмерне 10га кадәр саткан, имеш;

- Әлки районының Тәберде авылындагы “Ләйсән” кибете сатучысы 9 сәгать 38 минутта «Изабелла» шәрабен сатты. Бу юлы да сатучы хәмер прдукциясен иртәнге сәгать унга кадәр сатарга ярамавын белсә дә, һаман шул игътибарсызлыгы аркасында, сәгатькә карамыйча гына, шәрабне сатып җибәргән булып чыкты...

Күрүебезчә, сатучыларның аңлатмалары бер-берсеннән әлләни аерылмый. Әмма хәтерсезлек, игътибарсызлык җаваптан котылу сәбәбе булып тора алмый: хәзер аларның һәммәсен административ штрафлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International