Бөгелмәнең “йокысызлыгы” үзенчәлекләре

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районындагы хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чараларын үткәрү кысаларында «Бессонница» кафесында лицензиясез генә алкогольле продукция сату фактын ачыклады.

Якупов урамында урнашкан кафега йөрүчеләргә спиртлы эчемлекләрнең киң ассортименты, шул исәптән аракы, виски, текила, шәраб тәкъдим ителгән булып чыкты. “Зәмзәм суы”, һич шикләнелмичә, киштәгә куелып, менюга да кертелгән иде.

Шулай итеп, биредә барлыгы 15,7 литр күләмендә хәмерне сатудан алырга туры килде. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International