Лаеш районында – эшлекле февраль

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Лаеш районы торак пунктларында гражданнар җыеннары дәвам итә. Мондый очрашуларның максаты – 2016 елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеш йомгакларын тикшерү, проблемалы мәсьәләләрне хәл кылу, шулай ук агымдагы елга төп бурычларны билгеләү. Шулай итеп, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сала тормышының асылда барлык якларына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карау, барлау мөмкинлегенә ирешә дигән сүз.

2017 елның февралендә Лаеш районы Рождественское авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И.Егорова да катнашты.

Җитәкчебезнең кыска гына чыгышында территориаль органның 2016 елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында сүз барды. Казан территориаль органы начальнигы үзенең чыгышында хисап чорында контрольлек-инспекция эшчәнлеге, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә нинди чаралар үткәрелгәнлеге турында сөйләп үтте, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә ясалган анализ буенча, социаль әһәмиятле товарлар ассортиментын мониторинглау буенча мәгълүматлар белән таныштырды.

Чыгышта ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм куллану базарында хокук тәртибен тәэмин итү максатыннан үткәрелә торган чараларның әһәмияте игътибар үзәгенә алынды.

М.И.Егорова шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә дә тукталып үтте. Ул 2012 елның апрелендә эшли башлаган әлеге порталның республика, шәһәр, авыл, район, урамнарны төзекләндерү проблемалары турында мәгълүматлардан торган гражданнар хәбәрләрен дөньяга чыгару һәм аларны карап тикшерү системасыннан гыйбарәт булуын аңлатты. М.Егорова “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасы эшенең “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында” № УП-408 Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.08.2012 ел, № 676 карары нигезендә җайга салынуын билгеләп үтте.

“Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасының төп максаты – барлык кешеләр өчен файдалану мөмкинлеге тудырылган ресурста халыкны борчыган проблемаларны ачып салу, шулай ук гражданнар тарафыннан дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү механизмын булдыру. Республикабызда яшәүчеләр үзләрен борчыган проблемалы объектның урнашу урынын күрсәтеп һәм фотосурәтен урнаштырып, 55 категория буенча төрле хәбәрләр ирештерә ала. “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында да хәбәр итәргә була, диде ул.

Ә инде 2017 елның 6 февралендә район советы бинасында муниципаль район җитәкчеләре, районның җирле үзидарә органнары, район эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре,  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы, шул исәптән хәмер продукциясен сатучы эшмәкәрләр белән киңәшмә булып узды. Бу киңәшмәдә дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Э.Тябин катнашты.

М.И.Егорова бу юлы да үзенең чыгышында территориаль органның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, шулай ук эшмәкәрләргә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе законындагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләп үтте.

Шул ук көнне Казан территориаль органы начальнигы Лаеш муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә катнашты.

Чаралар ахырында эшмәкәрләрнең сорауларына, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы начальнигы тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү барышында алынган сорауларга  төгәл генә җаваплар ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International