4 нче мәктәп базасында эшләп килүче “Россия Пенсионерлар берлеге” Менделеев районы бүлегенең гомер көзенә керүчеләр университетында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә (һәр ел саен 15 мартта үткәрелә) багышланган чара оештырылды.
Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече университетка йөрүчеләргә Бөтендөнья кулланучылар көне турында, бу көннең 2017 елдагы девизы (“Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары”) турында сөйләп үтте. Моннан тыш узган елда алынган мөрәҗәгатьләр буенча статистика мәгълүматлары китереп үтелде. “Кагыйдә буларак, көзен аяк киеме, кышын – тун, ә Яңа елдан соң – электр көнкүреш техникасы, санлы техника сыйфатыннан зарланып язылган шикаятьләр алына”, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече.
Шуннан соң чара зарыгып көтелгән пилмән дегустациясе белән дәвам итте. Пенсионерлар хозурына чыгарылган пилмән үрнәкләрен дегустацияләр алдыннан белгечебез бу ризыкның сыйфатлысын ничек сайлап алырга икәнлеге, фарш составында күпме ит булырга тиешлеге, пилмән эченең нинди категорияләрдә булуы, пилмән составының нинди булуы һәм аның яраклылык срогы турында сөйләп үтте.
Дегустаторлар хөкеменә 1,2,3,4 саннары белән генә күрсәтелгән 4 төрле пилмән үрнәге чыгарылды. Шулай итеп, өченче университет “студентлары” һәр үрнәкнең тәмен татып, тәмнәрен үзара чагыштырганнан соң пилмәннәрнең һәр үрнәген 5 баллы система буенча бәяләде.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә җирле җитештерүче – А.Е.Зырянов пилмәннәре 49 балл җыеп, беренче урынны алды. Аның пилмән эчлеге, башкаларныкыннан аермалы буларак, Б категориясендәге иттән эшләнгән, ягъни фаршта итнең микъдары 60-80% тәшкил итә булып чыкты. “Тәме өй пилмәненекеннән калышмый. Чыннан да, бу продуктны сайлап алганда, эчлегенең нинди категориядә булуын карарга кирәк икән”, – дигән бердәм фикергә килде дегустаторлар.
Ә инде Удмуртия товар җитештерүчесе 39 балл җыеп, икенче урынга чыкты. Менделеев товар җитештерүчеләренә исә (29 һәм 27 бал) 3-4 урыннар белән генә канәгатьләнергә туры килде. Бу пилмәннәрнең эче В категориясенә (ит микъдары – 40тан 60 %ка кадәр) туры килә булып чыкты.
Чара ахырында “Россия Пенсионерлар берлеге”нең район бүлеге рәисе Рузия Бикмәтова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына һәм В.С.Атнашова аша чара спонсорына (“Экономная хозяйка” кибете) рәхмәт сүзләре ирештереп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет-ышанычлар белдерде.