Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек теге яки бу товарны яки хезмәт күрсәтүне кулланучы булып тора. Әмма, ни кызганыч, базарда тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты гына кайвакыт нык “аксый”. Шулай итеп, кулланучы буларак, хокукларыбыз бозыла. Шуңа күрә үзеңне һәм үз гаиләңне намуссыз җитештерүчеләр, сатучылардан саклау-яклау өчен нинди хокукларга ия булуыңны белеп торырга кирәк.
Шуны истә тотып, 2017 елның 1 мартында ТР Арча муниципаль районы “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесендә Ветераннар советында катнашучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Анда җәмгысе 30 кеше катнашты. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең квалификацияле белгече кулланучы буларак үз хокукларыбызны ничек итеп дөрес якларга өйрәтте. Чарада куллану базары өлкәсендәге проблемалар, тормышта килеп туу ихтималы булган хәлләр каралды. Белгечебез чыгышы әкренләп кенә дустанә рухтагы җылы әңгәмәгә күчте.
Соңыннан чарага җыелган халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы адресы һәм телефоннары урын алган визит карточкалары, кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.