«Санлы формат чорында кулланучы хокуклары» дигән темага юридик ликбез

2017 елның 4 марты, шимбә

2017 елның 2 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Чаллы шәһәренең  «Тулпар» Сәүдә үзәгендә куллану законнарыннан тормышта файдалану мәсьәләләре буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә субъектларга консультация ярдәме күрсәтү буенча “Консультация өстәле” үткәрелде. 2017 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары” дигән девиз белән уздырылуын да искә төшерик.

Иң элек “Тулпар” Сәүдә үзәгенең эчке элемтәсе аша биредә белгечләребезнең эшләве турында игълан ителде. Шулай итеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын бозуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының “Товар сатуның дистанция ысулы”  26.1 статьясын аңлатты. Тәгаенләп әйткәндә:

- ваклап сату-алу килешүе кулланучыны каталоглар, проспект, буклет, фоторәсемнәр, элемтә чаралары (телевидение, почта, радиоэлемтә һ.б.) аша сатучының тасвирламасы яки мондый килешү төзегәндә кулланучыны товар яисә товар үрнәге белән турыдан-туры таныштыру мөмкинлеге бирмәгән башка ысуллар белән (товарны сатуның дистанция ысулы) таныштыру нигезендә төзелергә мөмкин;

-сатучы, килешү төзелгәнче, кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре, сатучының адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының (җитештерүче) тулы фирма атамасы (атамасы), товарны сатып алу бәясе һәм шартлары, аны китереп бирү, хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу срогы турында мәгълүматлар җиткерергә тиеш;

-  кулланучыга, товарны китереп биргәч, бу Законның 10 статьясында күздә тотылганча, товар турында мәгълүматлар, шулай ук бу статьяның 4 пунктында күздә тотылганча, товарны кире кайтару тәртибе һәм шартлары турында язмача мәгълүматлар тапшырылырга тиеш;

- кулланучы, үзенә китереп тапшырганчы, теләсә кайсы вакытта, ә инде товарны тапшыргач – җиде көн эчендә  товардан баш тартуга хокуклы;

- товар китереп бирелгән вакытта сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача мәгълүматлар тапшырылмаган очракта, кулланучы товарны үзенә тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартуга хокуклы;

- товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, сыйфатлы товарны кире кайтарырга мөмкин.  Сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы булмау кулланучыны товарны нәкъ менә теге яки бу сатучыдан сатып алуын башкача дәлилләү мөмкинлегеннән мәхрүм итми;

-  кулланучы, товардан фәкать аны сатып алган кулланучы гына файдалана алганда, билгеле бер индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган сыйфатлы товардан баш тартуга хокуклы була алмый;

- кулланучы товардан баш тартканда, сатучы, кире кайтарылган товарны кулланучыдан килеп алу чыгымнарыннан тыш, килешү буенча кулланучы түләгән акчаны, кулланучы тиешле таләп куйганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча, кулланучыга кире кайтарып бирергә тиеш;

- дистанция ысулы белән сыйфатсыз товар сатуның нинди нәтиҗәләргә китерүе бу Законның  18 – 24 статьяларында билгеләнгән, дип аңлатылды.

Шул рәвешле Чаллы территориаль органы белгечләре “Консультация өстәле”нең эш барышында 15 хосусый эшмәкәр һәм 30 кулланучыга киңәш-табыш бирергә өлгерде.

 Киңәш-табыш сорап белгечләребезгә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кайнар линия” телефоны аша кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле бушлай ярдәм алу мөмкинлеге турында ирештерелде. Чара ахырында халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International