Кулланучылар хокукларын яклау төшенчәсе бүгенге тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде инде. Бу максаттан “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кабул ителеп, күптәннән гамәлдә булып килә. Закон товарлар сатуда, түләүле эшләр башкаруда яки хезмәтләр күрсәтүдә, ягъни гражданнарның кырыкмаса-кырык төрле көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә кулланучылар белән җитештерүчеләр, сатучылар, эш башкаручылар арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар белән хокукый мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар уздыра. Әле шушы көннәрдә генә ТР Лениногорск муниципаль районының Лениногорск ш. 5 нче урта мәктәбендә укучылар белән очрашу үткәрелеп, балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре белән танышты, кулланучыларның төп хокуклары турында һәм үз хокукларыңны яклау йөзеннән кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белде. Укучылар белгечләребез сөйләгәннәрне бик дикъкать белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сораулар бирергә дә тартынып тормады.
Чара ахырында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште. Шулай итеп, куллану белемнәре көне бик кызык һәм мәгънәле үтте.